Создать акаунт

Лилия Муллагалиева - Бәхет өчен әллә күп кирәк

ПраймМьюзик » Музыка мира » Татарская музыка » Лилия Муллагалиева - Бәхет өчен әллә күп кирәк
Лилия Муллагалиева - Бәхет өчен әллә күп кирәк скачать mp3
  • Слушали: 15
  • Дата: 26.08.2024
  • Год: 2023
  • Длительность: 3:45
  • Качество: 320 kbps
  • Размер: 10.26 Mb
Слушать
Лилия Муллагалиева - Бәхет өчен әллә күп кирәк
Скачать MP3

Лилия Муллагалиева - Бәхет өчен әллә күп кирәк текст песни:

Бәхет өчен әллә күп кирәк?
Очучыга аяз күк кирәк.
Игенче бәхеттән исерә
Яңа пешкән икмәк исенә.


Бәхет өчен әллә күп кирәк?
Якты кояш, зәңгәр күк кирәк.
Бәхет өчен әллә күп кирәк?
Якты кояш, зәңгәр күк кирәк.

Барыр юлы әгәр туры булса,
Шул да бәхет арыган юлчыга.
Олы бәхет тырыш һәм тәртипле,
Аңлы бала – укытучыга.

Бәхет өчен әллә күп кирәк?
Якты кояш, зәңгәр күк кирәк.
Бәхет өчен әллә күп кирәк?
Якты кояш, зәңгәр күк кирәк.

Ата-ана күрә бәхетне,
Үз баласы булса бәхетле.
Ата-ана күрә бәхетне,
Үз баласы булса бәхетле.

Йортсызларга бәхет түбә булса,
Авыруга – хәле яхшырса.
Шагыйрь өчен бәхет кешеләрнең
Йөзләрендә шатлык, нур булса

Бәхет өчен әллә күп кирәк?
Якты кояш, зәңгәр күк кирәк.
Бәхет өчен әллә күп кирәк?
Якты кояш, зәңгәр күк кирәк.
Бәхет өчен әллә күп кирәк?

Якты кояш, зәңгәр күк кирәк.
Изге теләкләрең кабул булып,
Җирдә яшәү – үзе бер бүләк

Рекомендуем:

Комментарии
Минимальная длина комментария - 50 знаков. комментарии модерируются
Кликните на изображение чтобы обновить код, если он неразборчив