Создать акаунт

Лилия Муллагалиева, Айгуль Бариева - Хыял канатында

ПраймМьюзик » Поп-музыка » Лилия Муллагалиева, Айгуль Бариева - Хыял канатында
Лилия Муллагалиева, Айгуль Бариева - Хыял канатында скачать mp3
  • Слушали: 22
  • Дата: 27.08.2024
  • Год: 2023
  • Длительность: 4:29
  • Качество: 320 kbps
  • Размер: 10.4 Mb
Слушать
Лилия Муллагалиева, Айгуль Бариева - Хыял канатында
Скачать MP3

Лилия Муллагалиева, Айгуль Бариева - Хыял канатында текст песни:

Теләкләрне ихлас тели белсәң,
Канат куя диләр фәрештә.
Хыял белән яшәү кирәктер ул
Ул юл башы гүя һәр эштә.


Өметләрсез кеше яши алмый,
Теләкләрсез атмый таңнар да.
Хыял күперләре бик кирәк ул
Гомер мизгелләрен ялгарга.

Хисләребез моңнан булгангамы,
Җыр канаты безнең иңнәрдә.
Җырлап яшәү үзе матурлык ул,
Тик иминлек булсын җирләрдә.

Өметләрсез кеше яши алмый,
Теләкләрсез атмый таңнар да.
Хыял күперләре бик кирәк ул
Гомер мизгелләрен ялгарга.

Хыял сукмаклары серле була,
Йолдызы да яна яктырак.
Озын булса булсын, тик хыялның
Чынга ашулары татлырак.

Өметләрсез кеше яши алмый,
Теләкләрсез атмый таңнар да.
Хыял күперләре бик кирәк ул
Гомер мизгелләрен ялгарга.

Рекомендуем:

Комментарии
Минимальная длина комментария - 50 знаков. комментарии модерируются
Кликните на изображение чтобы обновить код, если он неразборчив